JW subtitle extractor

Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алыгыз

Video Other languages Share text Share link Show times

Күз алдыгызга китерегез:
бөтен җирдә тынычлык хөкем сөрә,
газаплар юк,
барысына да җитәрлек мул ризык бар,
кешеләр сәламәт һәм камил.
Андый искиткеч киләчәккә
ничек ирешеп була соң?
Бу, Гайсәнең безнең хакка кылган эше
ярдәмендә мөмкин булды.
Ул җиргә билгеле бер максат
белән килгән.
Яратудан чыгып,
Гайсә кешеләр өчен үз гомерен биргән.
Үләр алдыннан,
ул безгә үз корбанын искә алырга кушкан:
Быел җир шарында яшәүче күп кеше
аның үлемен искә алыр өчен җыелачак.
Йәһвә Шаһитләре сезне
гаиләгез белән бергә
Гайсә үлемен искә алырга чакыра.
Бу очрашуда Гайсә корбанының мөһимлеге
турында әйтеләчәк
һәм аның вәгъдәләре
сезгә ничек кагыла икәне каралачак.
Кичә үткәреләчәк
якындагы урынны табар өчен,
Йәһвә Шаһитләренең берәрсенә
мөрәҗәгать итегез.