JW subtitle extractor

Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар?

Video Other languages Share text Share link Show times

Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар?
Без төрле илләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче төрле милләт кешеләре.
Шулай да безне уртак максатлар берләштерә.
Без Изге Язмаларны иңдергән һәм бар нәрсәне барлыкка китергән
Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылабыз.
Без үзебезне мәсихчеләр дип атыйбыз,
чөнки без Гайсә Мәсих өйрәткәнчә
һәм аның үрнәге буенча яшибез.
Гайсә кебек, без намуслы булырга,
башкалар белән тынычлыкта яшәргә тырышабыз
һәм яшәгән илебезнең законнарына буйсынабыз.
Иң мөһиме, кешеләргә
Изге Язмалар һәм Аллаһы Патшалыгы турында белергә ярдәм итеп,
без барыбыз да Гайсә үрнәге буенча эш итәбез.
Без Йәһвә Аллаһы һәм аның Патшалыгы турында шаһитлек биргәнгә, ягъни сөйләгәнгә,
Йәһвә Шаһитләре дип аталабыз.
Һәр атна Патшалык Залларында очрашып,
без Аллаһы турында белем алабыз
һәм Аның Сүзе Изге Язмаларны тикшерәбез.
Очрашуларыбызга һәркем килә ала,
керү бушлай.
Без сезне чын күңелдән чакырабыз.
Якындагы Патшалык Залын табар өчен,
Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез.